На татарском языке стихи

Март елмая

Тәрәзәгә карыйм, кулымда чәй, Тыштан миңа кояш елмая. Март буранын күлләвекләр йота, Эчтән генә күңел моңая. Язгы кояш соңгы салкыннарны Һәм җандагы карны эретә. Тышка чыгып җырлыйсылар килә, Тик мартның салкыны чеметә. Тәрәзәгә карыйм, кулымда чәй, Чер-чер килеп уйный чыпчыклар. Чыпчыклар да моңны тоя ахры, Җырлап оча нәни кошчыклар. Тәрәзәгә карыйм, март елмая, Матур ла яз моңнар үргәндә! Мин моңланам, җырлыйсылар килә, Көчем арта язга кергәндә.

Венер Фәттах


*****

Яз килә…

Әллә ничек шаян бүген яз җиле, Назлап үбеп китә битләрне. Кыш көнләшеп әле ул шаянны Салкын зинданына бикләрме.

Төннәрендә чыга ул яшерен ауга, Караңгылык аңа әле булышлы. Егәрлеген төндә җыеп батырланып, Язга игълан итә әле сугышны.

Яз да кар астында көчләр җыйган, Кышка бирешергә теләми. Назлы, җылы канатларын куйгалап, Кар, бозларны да телгәли.

Кояш язны җәберләмә әле диеп, Кышны яздан ерак чикләде. Нурларына сихри көчләр биреп, Кайнар кочагына аны бикләде.

Язым аннан яшел туйга әзерләнер, Гөрләвекләр җырчы булырлар. Тал песиләре дә язны әле мактар, Бик ошады диеп бу җырлар.

Аннан яз үзен җәйгә тапшырыр, Әлегә качып йөри ул кыштан. Шәфкать сеңде булса кирәк кышка, Усал күренә хәзер ул тик тыштан.

Ильдар Бикмуллин

*****

Язлар килде

Тагын язлар килде,җилкендереп, Йөрәкләрне күмеп сөюгә. Шомырт чәчкә атты, алмагачта Чәчкә ата сөю көенә…

Сандугачлар сайрый тирәкләрдә, Пар аккошлар йөзә күлләрдә. Ә йөрәгем тишеп чыгар төсле Дулкынланып тибә күкрәктә.

Шомырт чәчкәсенең исләреннән, Исни-исни әллә исерәм. Яшьлектәге тәүге мәхәббәтнең Тойгыларын кабат кичерәм.

Язгы моңга кушылып, күңелемдә, Йөзә сихри бер моң эчендә. Тибрәлә ул сөю бишегендә Мәхәббәтнең серле күгендә.

Гульсум Набиуллина

*****

Җирнең язгы сагынуларын Гөрләвекләр җырга сала, Кайгыларын, сагышларын Кояш, ахры, үзенә ала: Янар өчен.

Венера Туктарова

*****

Назлы яз

Кар сулары юлга җыенганнар – Кыеклардан тама тамчылар. Тиздән, тиздән киң колачын җәеп, Бар тереклек язны каршылар.

Уянырлар да куак, агач бөреләре, Шатланырлар кояш назына. Бар тереклек кыштан уянып чыгар, Киләм диеп чираттагы язына.

Көннәр хәзер сизелеп озыная, Ә төннәре хәтсез кыскарды. Кыеклардан асылынып торган, Боз- сөңгеләр тәмам юкарды.

Иләс-миләс , искән яз җиле дә Үзенә хас исләр чыгара. Умырзая да уянып җыена булыр , Калын кар астыннан чыгарга.

Тиздән урманга чыгарбыз да Умырзая бүләк итәрмен. Сиңа гына булган хисләремне Йөрәгеңә салып китәрмен.

Ильдар Бикмуллин

*****

Аерылу

Читен дә соң артык һичбер вакытКүрешмәсне сизеп аерылу;Мәхәббәт һәм дуслык җир йөзендәБулган чакта бөтен байлыгың.

Мәхәббәт һәм дуслык җебе беләнБагланганда керсез күңелләр,Бер-берсеннән башка бар мәгънәсенЮгалтканда җирдә гомерләр,

Кинәт кенә ачы язмыш җилеАера сине якын дусыңнан.Соңгы тапкыр үбү һәм күз яшеЧыкмый аннан мәңге исеңнән.

Күпме булды минем якын дуслар,Күпме иде сөйгән иптәшем,Калдым ялгыз саклап яңагымдаҺәркайсының кайнар күз яшен.

Белмим, тагын нинди упкыннардаМин чайкалып шулай йөзәрмен.Тик һәркайчан сулган яңагымдаСоңгы яшен дусның сизәрмен.

Күп татыдым җирдә мин ачысынҮзәк өзгеч авыр сагышның.Елатып һәм кайнар үбештереп,Дустым белән, язмыш, кавыштыр!

Айлар түгел, еллар… авыр хәсрәтТавы булып торды йөрәктә.Бер минутлык күрешү бәхете беләнИнде, язмыш, мине бүләклә!

1942, октябрь

Ике йөрәк бергә кушылса

Мәхәббәт ул кайчак гарәсәттәй Язмышларны үтә җимереп. Җимергәннән очкан кайпылчыклар Йөрәкләрдә кала иң элек. Кемдер гарәсәткә каршы чыга, Күрүчеләр: юләр, дияләр. Әмма кайчак кыю юләргәргә Гарәсәтләр башын ияләр. Мәхәббәт ул гарәсәттәй көчле, Ике йөрәк бергә кушылса. Җимерелми язмыш, ул нык тора, Сөю ихлас, тугры, нык булса.

Венер Фәттах

*****

Язмыш мы соң бүләк итте сине, Мин күкләрдә хәзер очамын. Иң зур бүләк, шушы син дер диеп, Кайнар кочагыма кочамын…

Мәхәббәтме, әллә сөюме бу, Әллә татлы иң зур бер хисме. Ялгыш бер сүз әйтеп үпкәләтеп Сине югалтырмын мин төсле…

Син бар бүген, син яшисең җирдә Биреп миңа иң зур хисләрне. Кайнар мәхәббәттә янам мин Бикләп куеп шашкан йөрәкне…

Ул йөрәккә ачкыч бары синдә Тик югалтма, язмыш юлында. Кызыгып кына кара башкаларга Сөям дигәннәргә алданма…

Шаулый елга, сөю елгасы Аксын әйдә, аксын шауласын. Чиста булсын керсез хисләрдәй, Безнең яшьләр анда таммасын…

Ике яр без, ике тып – тын яр Елга ага безнең уртадан. Бер кем әле, бер кем шушы җирдә Елгаларга чикләр куймаган…

Лилия Сәхәбиева

*****

Мәхәббәт ул гөлләр

Чарасыз мин һаман Су сибәм гөлләргә. Шиңсәләр әгәрдә Ни белән түләргә?

Күз алды – корыйлар, Кояшлы булса да. Һаваның торышы Бик җылы торса да…

Битараф караштанМәхәббәт сүрелә. Соңлаган тәүбәдән Чирканып күмелә.

Ул инде терелми Алтыннар атсаң да. Янына – Үләм!, дип Син кереп ятсаң да…

Мәхәббәт ул – гөлләр, Зур хисле бакчада. Сатылмый үскәндә Бернинди акчага!..

Роберт Шаймарданов

*****

Кар кызы

Кышкы бер җиләс кояшлы кондә,Авылның данлы «Көмеш тавында».Эрер-эремәс соңгы кар җирдәКүз яшен сыгып яткан чагында,

Шаян балалар карда тәгәрәпҺәм кар атышып уйнап туйдылар.Шуннан җыйнаулап, карны әвәләп,Бер кыз сурәте ясап куйдылар.


Кич булды, салкын карны катырды,Балалар арды һәм иректеләр.Кар кызын тауда ялгыз калдырып,Җылы өйләргә кайтып киттеләр.

Төн буе, кызны иркәләп, назлап,Исте көньяктан апрель җилләре,Батыр кояшны һәм язны мактап,Җил кызга серле әкият сөйләде:

«Син әле, диде, белмисең безнеңУт тәнле, кайнар Кояш батырны;Таң кала һәркем күреп ал йөзен,Яндыра җирне аның ялкыны».

Кыз әйтте, көлеп: «КояшыгызгаҺәм языгызга һич китми исем,Нәрсә ул ялкын карга һәм бозга,Карбикә белми мәхәббәт хисен.

Мин мәңге салкын, юк миндә ялкын,Мин кыш иркәсе, әллә белмисең?Мин боз йөрәкле, миңа кирәкми,Теләсә Кояш үзе баш исен!»

Таң атты, Кояш көчле, ялкынлы,Чыкты елмаеп урман артыннан.Кар кызын ымлап язга чакырды,Тапшырды букет нурдан, ялкыннан.

Кар кызы, кинәт карап, ымсынды,Ярсытты аны бу көләч иртә.Сөю ул шундый, серле, тылсымлы,Боз йөрәкне дә үбеп эретә.

Карбикә ярсып язга ашкынды,Ул гашыйк булды көчле Кояшка.Кузгатты җилләр язгы ташкынны,Кудылар бозны яз килгән якка.

Кояш кар кызын назлый, иркәли,Яндыра аны кайнар кочагы.Иелеп үпте ул Карбикәне,Тартты үзенә бозлы көч аны.

Һәм кинәт кызның боз канлы ирненСихерле яшрен ялкын көйдерде.Кыз, бар хисләрен Кояшка биреп,Гөрләвек булып гөрләп йөгерде.

Кызның йөзеннән тама тамчылар,Бу – аның кайнар сөю яшьләре,Ул елый, сөю язын каршылап,Сүтелә җилдән көмеш чәчләре.

Кайда боз канлы мәгърур кар кызы?Акты сөйгәне куенында эреп.Сөю һәм яшьлек утын кабызыпАга ул, җырлап, шашып, тилереп.

Ул тынды узган яшь гомер төсле,Тик соңгы яше җирне чылатты.Кыз җырлап аккан җирдә гөл үсте,Ул Кояш төсле ал чәчәк атты.

Мәхәббәт, мине иркәм куенындаЭрет, хисләрем ташып аксыннар.Сөю сугарган гомрем юлындаГөлләр таң төсле чәчәк атсыннар.

1943, 4 декабрь

Яз тылсымы

Менә әле генә кар бураны иде, Кыска, ямьсез иде көннәре. Озын һәм шомлы, үтә салкын, Дөм караңгы иде төннәре.

Нинди тылсым ап-ак юрганны Кара төскә манды кинәттән? Нинди назлар салкын төн гайрәтен, Җылы бишегенә алып тирбәткән?

Тиз шул, бик тиз әле кар бураны Салкын көне белән хушлашты. Озын төннәр җылы көннәр белән,Яз тылсымга буйсынып дуслашты.

Ильдар Бикмуллин

*****

Язны каршылый

Сыерчык карлары ява бүген, Кышның соңгы карлары. Тиздән язга буйсыныр да кыш, Җиңелеп югалыр аннары. Ямьле язларым сафка басып, Яшел киемнәрен киярләр. Җылы яңгырлары үләннәрне, Кочып яратырлар, сөярләр. Нәфис умырзая калкып чыгар, Урмандагы карлар астыннан. Калышмаска теләп ашыгырлар, Кычытканнар алар артынан. Җиребездә яшәү көче өстәлер, Яшен, күк күкрәү тавышыннан. Бар тереклек чиксез шатланыр, Ямь, шатлык табышыннан. Ә әлегә тышта язымны үртәп, Әрсезләнеп ап-ак кар ява. Ләкин күңелем сизми карны, Язны каршылый ул, чаба.

Ильдар Бикмуллин

*****

Сержант

Бер сержант беләнИкәү фронттанКайтып киләбез.Таныштык әлеВагонда турыКилеп кенә без.

Юк икән аныңАта-анасы,Өе, хатыны.Мин сорыйм аннан:– Хәзер кемгә, – дим, –Кайтасың туры?

Ул, келеп, шуннанЯн кесәсеннәнБер хат чыгара.Үзенең шунда,Шатлыктан бугай,Йөзе чылана.

– Ике ел тоташХат язып тордыШушы кыз миңа.Тик хаттан беләм:Ул кыз Уралдан,Исме Ламига.

Ул хатта минеНазлап юатты,Сөеп эретте.Шушы хат минеТуңсам җылытты,Үлсәм терелтте.

Һөҗүмгә бардымСаклап шул хатныКуен кесәмдә,Үкенмәс төслеИдем шул чакныХәтта үлсәм дә…

Сугышта хатныңНәрсә икәненҮзең беләсең,Хәзер менә шулХатның иясенКилә күрәсем.


Ике ел буеХат язды; индеУл кире какмас.Ник каксын икәнСугышта җиңепДан алып кайткач!

Поезд ашыга,Белгән шикеллеКемне илтәсен.Сержант елмаяҺәм минут саенКапшый кесәсен.

Ул балаларчаМасаю катышКарый тартынып,Бу танышлыктаКүпме җылылык,Күпме матурлык!!

Әйтәсем килдеШунда егеткә:-Ышан, – дип, – миңа,Шулай ашкыныпКөтәдер шиксезСине Ламига.

Күпме сержанттаХат аша шундыйДуслык тугандыр.Бар да, ашкынып,Хәзер дусынаКайта торгандыр.

Яшәгез, кызлар,Бар масаергаСезнең хакыгыз.Күпме батырларАлып кайтты илгәСезнең хатыгыз.

1943, октябрь

Иртән

Көн дә иртән, җырлап өй турымнан, Эшче кызлар эшкә узалар: Тәрәзәмне шакып уяталар, Шаян карашларын сузалар. Көн дә иртән Көчле гудок яңрый Күршемдәге чуен заводтан; Таза канга минем битем пешә Йөрәгемдә ташкан шатлыктан.

Җәйләр ерак әле. Кояш көн дә Бик соңаеп эшкә уяна; Минем кояш, җитез куян төсле, Күптән инде балкып елмайган.

Безнең урам көндез чиксез матур, Әллә инде завод булганга?! Завод матур, әллә станында Син, сызганып, басып торганга?!

Сиңа, күрәм, эш тә берни түгел, Көлә-көлә тимер уясың; Сизмисең син үзең, Ә йөрәктә Дәртләремнән чуен коясың. Бүген тагын шулай, көлә-көлә Кайнар эшкә кала төренде; Күңелле соң тормыш, ә акыллым! Ул сиңа да шулай түгелме?!

1927

Мәхәббәт

Төссез генә гомер агышларым Сиздермичә үзып барганда, Һәр көн иртән якты кояш чыгып, Тагын йолдыз балкып янганда,

Нидер булды минем күңелемә, Качты йокым айлы төннәрдә. Татлы уйлар белән үтте алар, Хыялларым артты көннәрдә.

Матурлыгын күрдем тирә-якның, Тәү күргәндәй булдым доньяны. Күңелемдә булган сихри хисләр, Газапларга салды гел җанны.

Ул бар икән, тоям җаным белән, Хәзер яшим аның хакына. Ул карашлар сихерләде мине, Алыштырмам аны алтынга.

Мин бәхетле җаным тәнем белән, Күңелемә минем гел рәхәт. Бу газаплы, татлы хисләремнең Бар исеме – ул бит мәхәббәт.

Мәхәббәтем минем,сагыш утым, Килә минем синдә каласы. Ягымлы һәм назлы караш белән, Бер тутырып тагын карачы!

Гульфия Гизатова 

*****

Мин ышанмыйм сөюгә – Җаным!, диеп көюгә. Кайнар хисләргә алданып Янгач калып күмергә.

Яратуны үлә – бетә Мактыйлар күп җырларда. Чынлыкта ул киресенчә, Аптырыйбыз шуңарга…

Мәхәббәтне гомерендә Кем генә кичермәгән! Тик, серләре яши һаман Беркайчан чишелмәгән.

Роберт Шаймарданов

*****

Юллар

Юллар, юллар! Мине туган йорттанАерып ерак алып киттегез.Җитәр инде, озак кунак булдым,Хәзер кире өйгә илтегез.

Бик сагындым таныш кырларымны.Урманымны, күпер башымны,Бик сагындым мине өзелеп сөйгәнНечкә билем, кара кашымны.

Көн яңгырлы иде мин киткәндә,Карап калды боегып сердәшем,Юешләтте аның керфекләренЯңгыр түгел, назлы күз яше.

Читен дә соң читкә киткән чакта,Ярты җаның калса өзелеп!Ярый әле, сөю белән бергәБар йөрәктә корыч түземлек.

Юллар, юллар, сез бит барыгыз даМенә шундый каты, аяусыз!Я, әйтегез, кемнәр үтте сездән,Салындыгыз башлап каян сез?

Минем кебек кайсы шашкын йөрәкБеренче кат шуннан атлады?Кемне шулай өмит дәртләндерепЕракларга илтеп ташлады?

Беләм, дәртләр ташый, безне шулайЯшьлек куша кыдырып йөрергә!Сезне, юллар, аяк эзе түгел,Йөрәк хисе салган бу җиргә.

Кая гына ләкин китсәк тә безСукбайлыкка яшьли салышып,Шул юллардан кире алып кайтаТуган йортка йөрәк сагышы.

Юллар, юллар! Мине илкәемнәнАерып ерак алып киттегез.Яңа дәртләр, яңа хисләр беләнСөйгәнемә кире илтегез.

1943, октябрь

Сөеклемә


Еллар буе, бәлки, хатым булмас,Хәбәр булмас минем турымда,Туфрак күмәр баскан эзләремне,Үлән үсәр киткән юлымда.

Төшләреңә, бәлки, кара киеп,Кайгы баскан килеш керермен.Еллар юар эзен йөрәгеңнәнСине соңгы үпкән көнемнең.

Беләм, сиңа чиксез авыр булыр,Ялыктырыр сине бу көтү.Кирәк төсле булыр күңелеңә«Ул юк» дигән уйны беркетү.

Минем өчен, бәлки, бар нәрсәдәнКыйбат булган сөю хисеңнәнМәхрүм булып, бер көн көтмәгәндә,Мин чыгармын синең исеңнән.

Аңла, бәгърем, менә шул вакытта,Шул вакытта күңлем кимсенер.Шунда гына үлем җиңсә җиңәр,Кайтыр юлым, бәлки, киселер.

Мин моңарчы синең көтү беләнКөчле булдым сугыш кырында,Синең сөю, серле тылсым булып,Саклап килде йөргән юлымда.

Егылсам да, «җиңәм» дигән антымХәтеремдә минем һәркайчан.Син үзең үк рәхмәт әйтмәссең бит,Илгә җиңү алып кайтмасам.

Көрәш озак, юлы урау булыр,Син көт, бәгърем, өзмә өметеңне!Уттан, судан исән алып кайтырМәхәббәтең сөйгән егетеңне.

1943, сентябрь

Сөю

Өзелеп сөйде егет,Кыяр-кыймасАчты аңа беркөн йөрәген.– Сөям… – диде, ләкин назлы кызныңИшетмәде: «Мин дә!» – дигәнен.

Кыз яратып юри әйтмәдеме,Әллә чынлап яратмадымы?!Тик көчәйде егет йөрәгенеңСөю белән канатлануы.

Сугыш килде… Аерып иркәсеннәнУт чүленә тартып китерде.Сөю аны алга җитәкләде,Ярасыннан канын киптерде.

Кызы өчен, туган йорты өченУл алдында булды көрәшнең.Егетлеген шунда күрсәтмәсә,«Егет!» диеп аңа кем дәшсен?

Сөю белән үзен көчле сизеп,Ул атлады дәртле, өмитле.Җиңү таңы җирдә кабынганда,Ядрә екты ахыры егетне.

Ул саташты соңгы сулышында,Үлем исе аны исертте.– Сөям… – диде, һәм ул иркәсенең:– Мин дә! – дигән тавышын ишетте.

1943, 30 ноябрь

Урман

Кояш батты күптән, ә мин һаман,Авыр уйлар тулы күңелдә,Күз алмыйча күрше урманнарданБасып торам ишегем төбендә.

Бу урманда, бәлки, партизаннарКичке ашка учак яккандыр.«Бабакай»ның батыр егетләреРазведкадан йөреп кайткандыр.

Партизан «Т», бәлки, төнге яңаКыю эшкә план корадыр.Аның утырып кылыч кайраганынИшеткәндәй була колагым.

Урман, урман, мине синнән аераЧәнечкеле тимер коймалар.Аерса да тәнне, коллык сөймәсМәгърур күңлем өчен юк алар.

Күңелем оча, урман, буйларыңда,Сукмагыңны барлый, тикшерә.Кич ятсам да, иртә уянсам да,Синең дәшкән тавышың ишетелә.

Урман, урман, мине син чакрасың,Наратларың җилдән тибрәтеп.Син шаулыйсың, миңа канлы үч һәмСоңгы көрәш җырын өйрәтеп.

Урман, урман, миңа чиксез авырБу хурлыклы түбән әсирлек!Әйт син миңа, илдәш дусларымныКайсы почмагыңа яшердең?

Урман, урман, мине илт син шундаҺәм корал бир минем кулыма!Үләр идем аклап йөрәгемнеңКерсез антын сугыш кырында.

1942, июль


С этим читают